- РУС
- ТАТ
невропатолог, медицина фәннәре докторы (1987), профессор (1989), ТР, РФнең атказанган фән эшлеклесе (1997, 2005), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2006)
1946 елның 10 апреле, Чуаш АССРның Шумерле районы Икенче Ялдры авылы — 2020 елның 10 октябре.
Я.Ю.Попелянский шәкерте.
1970 елда Казан медицина институтын тәмамлый һәм шунда ук эшли (бүленеп, 1972–1975 елларда Республика клиник хастаханәсендә), 1988 елдан рефлексотерапия кафедрасы мөдире.
1996 елдан Казан медицина академиясенең невропатология һәм рефлексотерапия кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре мануаль терапиягә, мускул авыртуы синдромнарына карый. Иваничев неврологик авыруларда арка баганасы полисинаптик рефлексын тасвирлый, аның диагностик әһәмиятен билгели, мимик мускуллар һәм кәкре муен контрактурасын дәвалауның үзенчәлекле ысулын тәкъдим итә, акупунктура эффектларын гамәлгә ашыруда сенсорлы тәэсир итешү концепциясен үстерә.
Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.
Мануальная медицина. М., 1998; Мануальная терапия. М., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.