Кеше сөйләме – ул авазлар сөйләме, шуңа күрә ул, табигатьтәге башка авазлар кебек, физик күренештән гыйбарәт, бу планда аны өйрәнү физика өлкәсенә, төгәлрәк акустика өлкәсенә карый, анда сузыклар тембры, сөйләм авазларының югарылыгы һәм көче объект булып тора. Андый мәсьәләләрне өйрәнү белән эксперименталь фонетика шөгыльләнә, ул төрле аспектлардан чыгып, авазларны тикшерә.

Татар теленең фонетик төзелешен өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәр һәм фонетика белгечләре (В.А.Богородицкий, Г.Шәрәф, Ү.Ш.Байчура, Х.Х.Сәлимов һ.б.) фикере буенча телнең авазлар ягы гына аны үстерүгә мөмкинлек бирә. Телләрнең авазлар системасын өйрәнүнең күп төрләре сөйләм коммуникацияләре стратегияләрен тулы аңлау, сөйләмне аңлау һәм кабул итү, сөйләм психологиясе белән бәйле булырга мөмкин.

Авазлар артикуляциясен тасвирлауның төрле методикаларын куллану фонетика белгечләренең сөйләм механизмнары турында күзаллауларын баета (рентгенография, лабиография, палатография, лингвография, спектрография һ.б.). Авазлар артикуляциясен тасвирлаганда нинди методика куллануга карамастан, татар сүзләрен укыганда, коммуникант сингармонизм законы буенча, беренчел нигезләреннән башлап, сузыклар симметриясе программасын гамәлгә ашырырга тиеш.

Сылтама ясау өчен: Асылгараев Ш.Н., Губайдуллина Г.Т. Истоки экспериментальной фонетики в татарском языкознании // Научный Татарстан. 2009. №4. С.31–38.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Шәрипҗан Нурлыгәрәй улы Асылгәрәев, филология фәннәре кандидаты;

Гөлниса Таһир кызы Гобәйдуллина, аспирант, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.