Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елда Мәскәүдә, аннан соң Казанда татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррирләре — Ш.Әхмәдиев, Ф.Бурнаш, С.Атнагулов, сәркәтибе — Г.Баембәтов.

Газетада Ф.Әмирхан, Ф.Сәйфи-Казанлы һәм башкаларның язмалары басыла.

Әдәбият

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925 гг.). Казань, 1978;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.