Тарихы

Авылга XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Лебяжье, Николаевское исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә (алпавыт Чекаловлар, XIX йөз башыннан – аларның варислары Пальчиковлар карамагында), шулай ук 30% тирәсе крәстиян ирекле игенчеләр итеп күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, мичкә, көпчәк ясау, тимерчелек кәсепчелеге таралган була.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

1745 елда (башка мәгълүматлар буенча − 1794 елда) агачтан Николай Чудотворец чиркәве төзелә. 1858 елда тузган чиркәү урынына, В.Г.Пальчиков акчасына агачтан яңа Преподобный Сергий Радонежский янкормасы белән Никола чиркәве салына (сакланмаган).

1870 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1875 елда – земство мәктәбе (1883 елда 28 ир бала һәм 8 кыз бала укый).

XX йөз башында шулай ук май язу заводы, 2 вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 657 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 130 хуҗалыкның 38 ендә ат юк, 91 е − бер, ике, 1 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота. 12 хуҗалык вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

Гражданнар сугышы елларында җирле крәстияннәрнең бер өлеше 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсендә катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Токмак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә районы, 1921 елдан –Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районнарында.

Хәзер Югары Шепкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Объединение” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Н.Николаев). 1950 елда аңа Кызыл Юл, Кече Пәлчикәү, Самарсау торак пунктлары кушыла. 1959 елдан зурайтылган “Путь к коммунизму” колхозы составында (үзәк утары Югары Шепкә авылында), 1992 елда “Татарстан” колхозына үзгәртелә, 1997 елдан – “Шепкә” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2004 елдан – “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда авылда “Алласызлар союзы” ячейкасы оештырыла, уку өе ачыла. Мәктәп була (башлангыч, 1935 елдан – җидееллык, беренче директоры − С.Н.Артемьев).

Авыл территориясендә һәм тирә-юнендә археология истәлекләре: Иске Пәлчикәү туктаулыгы (буралы курган культурасы), I һәм II Иске Пәлчикәү авыллыгы, вал һәм тирән канау калдыклары белән 3000 кв.м мәйданда Иске Пәлчикәү шәһәрчеге (барсы да – Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1859 елда – 261 ир заты;
1870 елда – 669,
1897 елда – 603,
1913 елда – 804,
1920 елда – 901,
1926 елда – 642,
1938 елда – 615,
1949 елда – 462,
1958 елда – 346,
1970 елда – 218,
1979 елда – 113,
1989 елда – 60,
2002 елда – 60,
2010 елда – 58,
2017 елда – 41 кеше (руслар).