Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларның икенче яртысында нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Юдино районында. 1950 елның 16 маеннан – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Красносельский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта “Казан пластмасса эшләнмәләр заводы” ачык акционерлык җәмгыяте (2012 елдан), “Вираж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1999 елдан, сәнәгать химиясе, лак-буяу продукциясе җитештерү) эшли.

Халык саны

1938 елда – 32,
1958 елда – 48,
1970 елда – 102,
1989 елда – 375,
2002 елда – 375,
2010 елда –365,
2017 елда – 318 кеше (руслар – 50%, татарлар – 46%).