Биографиясе

1928 елның 23 декабрендә Минзәлә кантоны Каратай-Саклау авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1952), Сарман районының Алга машина-трактор станциясендә баш агроном булып эшли. 1958–1963 елларда «Мөслим» совхозы директоры, 1963–1991 елларда Актаныш районының «Кызыл Көч» колхозы рәисе. Г.К.Сәләхетдинов җитәкче булганда, «Кызыл Көч» колхозында 60 тан артык җитештерү объекты һәм мәдәният-көнкүреш биналары төзелә.

1963–1990 елларда бөртекле ашлык җитештерү  – 2,2 тапкыр, ит – 2,1, сөт – 2,9, бөртеклеләрнең уңышы  – 2,7, еллык савым һәр сыердан уртача 2 тапкыр арта.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.