Биографиясе

1929 елның 2 июне, Киров өлкәсенең Тужин районы Пачи авылы – 2022 елның 8 августы, Казан.

Казан консерваториясен композиция (А.Леман классы) һәм фортепиано буенча (В.Апресов классы) тәмамлагач (1956), шунда ук эшли: композиция кафедрасы мөдире (1969–1991), профессор (1977).

СССР Композиторлар берлеге (1959) һәм Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1964).

Иҗаты

Төрле жанрдагы әсәрләр авторы.

А.Луппов әсәрләрендә образлар диапазоны бик киң. Ул үзенә күтәренке, поэтик төсмерле лириканы һәм трагик пафосны, ихтыярлылыкны һәм шаянлыкны, драматик хәлне һәм фәлсәфи фикерләүне, кискен психологик кичерешләрне сыйдыра.

А.Лупповның иҗат чыганаклары булып халык хикәятләре, легендалар, классик әдәбият, хәзерге заман һәм тарихи вакыйгалар тора. Композитор шулай ук татар поэзиясенә һәм прозасына (Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Г.Кутуй, Р.Кутуй, Ш.Галиев һ.б.) мөрәҗәгать итә.

А.Луппов – рус, мари һәм татар музыка сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Рус интонация материаллары нигезендә Фортепиано өчен квинтет, квартетлар, оркестр белән тынлы уен кораллары өчен 2 камера операсы һәм күпсанлы концертлар иҗат итә.

А.Луппов – беренче мари балеты «Лесная легенда» һәм «Марийское каприччио», мари халык көйләре нигезендә иҗат ителгән башка әсәрләр авторы.

Композитор иҗатының аеруча зур өлеше татар халык музыкасы традицияләре белән бәйле. Үзенең әсәрләрендә ул саф халык көйләрен – «Кара урман» (7 нче симфония), «Сабан туе», «Бишле бию», «Сикереп төштем», «Әллүки» («Татар каприччиосы») һ.б.ны файдалана.

Композитор материалны эффектлы эшкәртеп, халык көйләренең яңача сәнгатьле мөмкинлеген ача. Әмма А.Луппов өчен, бигрәк тә халык көйләренең интонация үзенчәлекләрен, хәзерге композиция чараларын, катлаулы ладотонлы, метроритмлы, фактуралы алымнар кулланып, берьюлы күрсәтә белү хас (тынлы уен кораллары өчен концертлар, симфонияләр, вокаль-симфоник поэмалар). Ул профессональ татар музыкасының жанр һәм стиль чикләрен шактый киңәйтә.

А.Луппов Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча шул исемдәге беренче татар монооперасын һәм татар музыкасында беренче тапкыр Оркестр белән тромбон өчен концерт иҗат итә.

Композитор татар балалар музыкасын үстерүгә зур өлеш кертә (1 нче һәм 2 нче «Балалар альбомы», «Фортепиано өчен 24 татар халык җыры эшкәртмәсе» циклы, Ш.Галиев шигыренә «Кояш нинди төстә?», М.Җәлил шигыренә «Батыр егет турында җыр» кантаталары һ.б.).

А.Луппов үзенең иҗаты белән хәзерге тынлы (агач һәм җиз) һәм бәрмә уен кораллары репертуарын шактый баета. Аның пьесалары, сонаталары, ансамбльләре, концертлары педагогик һәм концерт репертуарларына керә. Илдә ХХ йөзнең икенче яртысы музыкасы өчен актуаль булган эстрада һәм академик жанрлар чаралары һәм алымнарының үзара тәэсире тенденциясе А.Лупповны заманның күренекле композиторлары Р.Щедрин, А.Эшпай, С.Слонимскийлар белән якынайта.

Композиторның әсәрләре Россиянең танылган башкаручылары: Россиянең халык артисты А.Корнеев (флейта), З.Шахморзаева (скрипка), дирижерлар Н.Рахлин, В.Дударова, М.Шостакович, Ф.Мансуров һ.б. программаларына кертелә.

А.Луппов әсәрләре Россиядә һәм чит илләрдә (Германия, Чехия, Польша, Югославия, Венгрия) фестивальләрдә һәм конкурсларда яңгырый. Күпләгән әсәрләре республиканың һәм чит илләрнең үзәк музыка нәшриятларында басыла.

А.Луппов пианист буларак үзенең әсәрләрен интерпретацияли (солист һәм ансамблист).

Ул композиция буенча абруйлы педагог. Казан консерваториясендә аның классын 50 дән артык студент тәмамлый. А.Лупповның республикада һәм Идел буе шәһәрләрендәге шәкертләре арасында танылган композиторлардан: Р.Кәлимуллин, Ш.Тимербулатов, М.Шәмсетдинова, С.Беликов (Татарстан республикасы), С.Маков, Г.Яшмолкин, Э.Архипова (Мари республикасы), А.Корепанов, А.Шабалин (Удмурт республикасы), М.Фомин, Г.Сураев-Королёв (Мордва республикасы), Ю.Григорьев, Н.Казаков (Чуаш республикасы) һ.б. бар.

А.Лупповның татар музыкасы теориясе проблемаларына һәм композиторлар белеме мәсьәләләренә багышланган байтак мәкаләләре Россиянең вакытлы махсус музыка басмаларында басыла.

Бүләкләре

РФнең мактаулы югары профессиональ белем бирү педагогы, Мари АССРның Дәүләт (1973) һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты (1999).

Төп әсәрләре

  • Опералар: Г.Кутуй повесте буенча «Тапшырылмаган хатлар» (1979) монооперасы, М.Цветаева шигыренә «Любовь, любовь...» (1988), А.Блок шигыренә «Незнакомка и Поэт» (1992) камера опералары;
  • Балетлар: «Лесная легенда» (1972), «Прерванный праздник» (1976), Муса Җәлил поэмасына «Сандугач һәм чишмә» (1974), М.Җәлил поэмасына «Джим», (1975);
  • вокаль-симфоник әсәрләр: В.Маяковский шигыренә «Казан» (1977), Е.Евтушенко шигыренә «Сходка» (1985) кантаталары; Р.Кутуй шигыренә «Последняя ночь» (1944), «Воспоминания» (1987), «Сны военные» (1969) поэмалары;
  • симфоник әсәрләре:  9 симфония (1963, 1987, 1989, 1990, 1991, 1993, 1995, 1997, 1999), төрле уен кораллары составы һәм оркестр белән соло уйнаучы уен кораллары өчен 12 концерт, увертюралар («КамАЗның яшьлеге», 1973; «Чибәр егетләр», 1975; «Җиңү шатлыгы», 1984 һ.б.); «Татар каприччиосы» (1970), «Мари каприччиосы» (1972), «Никола триптихы» (2002), «Минем Татарстаным» (2004) симфоник күренешләре, 6 вокаль цикл һ.б.

Хезмәтләре

Воспитать творческую личность // Музыкальная академия. 1993. № 2.

Пентатоника и современная композиция // Музыкальная академия. 1994. № 3.

Әдәбият

Артищева Р. Анатолий Луппов и марийская музыка. Йошкар-Ола, 1968.

Егорова О. Рождение легенды // Советская музыка. 1973. № 10.

Композиторы Российской Федерации: Сб. статей. М., 1982. Вып. 2.

Егорова О. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Авторы – Т.Г.Алмазова