Биографиясе

1935 елның 13 сентябре, Казакъстан АССРның Петропавловск шәһәре – 2005 елның 23 мае, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1957 ел), «Енисей» химия комбинатында эшли (Красноярск шәһәре): мастер, механик, производство башлыгы (1963 ел), техник бүлек башлыгы (1968–1969 еллар).

1969-1978 еларда В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү берләшмәсендә баш инженер урынбасары, баш инженер.

1978-1986 елларда Рошаль химия комбинатында (Мәскәү өлкәсе): директор (1985 елга кадәр), Үзәк лаборатория башлыгы (1985 ел).

1986–1992 елларда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында директорның беренче урынбасары, 1992-1994 һәм 1997-2001 елларда директор.

1994–1997 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү предприятиесендә генеральный директор.

Ф.Ф.Газизов катнашында һәм җитәкчелегендә дарының яңа төрләре, шартлаткыч матдәләр һәм ракета-артиллерия зарядларын җитештерү технологиясе һәм җитештерү калдыкларын файдалану (утильләштерү) технологиясе эшләнә һәм производствога кертелә.

Предприятиедә 7 исемдә яңа төр продукция үзләштерелә (1996 ел), шул исәптән аучы патроннары өчен дары, техник һәм азык спирты, катодлы саклау өчен ферросиллидлы электродлар һ.б.

Бүләкләре

Россия Федерациясенең хөкүмәт бүләге (2002 ел), Октябрь Революциясе ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Пороховая промышленность: Краткий историко-биографический справочник. М., 1995;

Казаков В.С. 210 лет на службе Родине: Казанский пороховой завод. Казань, 1998.