1781–1796 елларда Уфа наместниклыгы, 1796–1864 елларда Оренбург, 1865–1920 елларда Уфа губерналары составында.

Үзәге — Минзәлә елгасы буена урнашкан Минзәлә шәһәре (1584–1586 елларда Кама аръягы иске чик сызыгында ныгытма буларак төзелә). 1708 елда Казанга кушып теркәлә, 1719 елда Уфа провинциясенә кертелә (Уфа провинциясе, 1728 елда Казан губернасыннан чыгарылып, Сенат карамагына тапшырыла). Оренбург губернасы оештырылганнан соң (1744), Минзәлә һәм аның тирә-ягы Оренбург губернаторы карамагына күчә, һәртөрле җыем-салым мәсьәләләре буенча Казан губернаторына буйсына.

1781 елда Минзәлә өяз шәһәре статусы ала һәм тирә-як төбәкләре белән бергә Уфа наместниклыгының Уфа өлкәсенә кертелә, 1796 елдан Оренбург губернасы составына алына, 1865 елдан Уфа губернасының өяз шәһәре. Минзәлә өязе губернаның төньяк-көнбатыш өлешендә урнаша. Ул төньяк-көнбатышта Вятка губернасының Мамадыш һәм Алабуга өязләре, төньякта Вятка губернасының Сарапул өязе, көнчыгышта Уфа губернасының Бөре, көньяк-көнчыгышта Бәләбәй өязләре, көньяк һәм көньяк-көнбатышта Самара губернасының Бөгелмә, көнбатышта Казан губернасының Чистай өязе белән чикләшә.

Мәйданы ягыннан Уфа губернасының 6 өязеннән иң кечкенәсе була: 11329,53 кв. чакрым, яки 1174019,82 дис.

Халкы 380 мең кеше; милли яктан һәм катлаулар нисбәтендә: руслар, украиннар, белоруслар — 32,6%, асабалар, татарлар, мишәрләр һәм типтәрләр — 64,5%, мордвалар, марилар, чуашлар — 2,8% (1897).

Минзәлә өязенең чикләре төньякта Кама, төньяк-көнчыгышта Агыйдел елгалары буйлап сузыла. Өяз территориясе Каманың сул кушылдыклары: Агыйдел бассейнының Сөн (кушылдыклары Карамалы, Сикияз, Калмыя, Сикия, Сарашлы, Терпеле белән) һәм Шәбез (кушылдыклары Олы һәм Кече Шәбез белән) елгалары, Ык бассейнының Мәллә, Минзәлә, Игәнә, Вәрәш, Мөшеге, Ташъелга, Камышлы, Табын, Бәҗәнә елгалары, Чишмә бассейнының Кичү елгасы, Дала Зәе бассейнының Урман Зәе, Сәрәпәле, Зичә, Сәвәләй, Борды, Аулаш, Ерыклы, Баграж һ.б. елгалары, шулай ук Тиргәвеш, Уратма, Мәләкәс, Биклән, Бәтке, Туйма һ.б. елгалар белән юыла.

1798–1865 елларда өяз кантон системасы аша идарә ителә: ул 11 нче кантонга кертелә, 11 йорт яки командадан тора. 1802 елда командалар саны 16 га җитә (Сарапул һәм Алабуга өязләренең кайбер өлешләре кушыла), 1834 елда — 25 команда. 1870–1894 елларда Минзәлә өязе — 5, соңрак 6 станга бүленә. 1886 га кадәр — 32, соңрак 31 волостьны берләштерә (1887 елда Казанчы яки Ногайбәк волосте Бәләбәй өязенә күчә), 1906–1907 елларда — 30 волость. 1890 еллар уртасында 1 нче станга (үзәге — Пучы һәм Матвеевка авыллары) Актаныш (1887 елга кадәр — Илеш), Әмәкәй, Байсар, Пучы, Семиостров, Шәрип (ХХ йөз башыннан Такталачык дип атала башлый) волостьлары; 2 нче станга (үзәге — Александровка, Карамалы авыллары) Александр-Карамалы, Богодаровка (элек 5 нче станда), Иректе, Яңа Спас, Иске Кәшер волостьлары; 3 нче станга (үзәге — Зәй шәһәр яны бистәсе) Акташ (элек 2 нче станда), Ерсубай, Зәй, Тәкмәк, Троицк-Йосып волостьлары; 4 нче станга (үзәге — Чаллы авылы) Афанас, Бәтке, Макарьевский, (элек 5 нче станда), Яр Чаллы, Сухарево (элек 3 нче станда) волостьлары; 5 нче станга (үзәге — Күзкәй, Хуҗамәт авыллары) Әлмәтмулла (элек 2 нче станда), Әхмәт (элек 4 нче станда), Бишенде-Останково, Нөркәй (элек 2 нче станда), Язикәү (элек 4 нче станда) волостьлары; 6 нчы станга (үзәге Иске Маҗын авылы) Балтай (1896 елдан — Яңа Шуган; элек 5 нче станда) Күзкәй (элек 5 нче станда), Матвеевка (элек 1 нче станда), Иске Маҗын (1896 елдан — Минзәлә; элек 5 нче станда), Иске Мәлкән (элек 1 нче станда) волостьлары керә.

Минзәлә өязе халкы иген игү, мал-туар һәм кош-корт асрау, яшелчә үстерү, умартачылык, балык тоту белән көн күрә; туку, ману, чыпта сугу, киез һәм итек басу, сарык тиресе эшкәртү, аяк киеме тегү, мунчала төшерү, мич чыгару, арба-тарантас, җиһаз, савыт-саба ясау, йон язу кебек һөнәрчелек төрләре белән шөгыльләнә, бурлаклар, вак-төяк сатучылар, сату эшендә арадашлык итүчеләр, йөк ташучылар да була. Май язу, прәннек, патока, шәраб ясау, аракы куу, терлек мае эретү, шәм, сабын, балавыз ясау, тире эшкәртү, шулай ук киҗе-мамык, постау, селитра, поташ, дегет, кирпеч, шырпы, бакыр һәм чуен кою, тимер эретү, пыяла заводлары эшли; Минзәлә өязе тегермәннәр саны буенча губернада беренче урын тота: 356 су, 111 җил тегермәне була. 1910 елга өяздә һәм шәһәрдә 211 бер сыйныфлы, 4 ике сыйныфлы башлангыч училище, 1 дүрт сыйныфлы, 2 урта һәм 2 махсус уку йорты, 411 татар мәктәбе исәпләнә.

Автономияле республикалар төзегәндә өяз ТАССР составына кертелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 4. № 2218; Т. 5. № 3380; Т. 8. № 5248, 5316; Т. 12. № 8901; Т. 21. № 15307; Т. 24. № 17634, 17702; Т. 28. № 21404;

Списки населённых мест Российской империи ... по сведениям 1870. Т. 45. Уфимская губерния. СПб., 1877;

Сборник статистических сведений по Уфимской губернии. Т. 3. Мензелинский уезд. Уфа, 1899;

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. Т. 45. Уфимская губерния. СПб., 1901. Тетр. 1; 1904. Тетр. 2;

Материалы по истории Башкирской АССР. М.–Л., 1949. Т. 3.

Әдәбият                  

Памятная книжка Уфимской губернии на 1891 год. Уфа, 1891;

Кустарные промыслы Уфимской губернии. Уфа, 1912;

Обухов М.И. Мектебы Уфимской губернии: Статистический очерк татарских и башкирских школ (мектебов) Уфимской губернии по данным исследования Уфимской губернской земской управы 1912–1913 года. Уфа, 1915;

Белокопытов В.И., Остроумов Я.Ф., Сафин М.М. Мензелинская быль: Ист.-док. очерк. К., 1970.

Автор — Д.Г.Мостафина