Биографиясе

1980 елның 12 июнендә ТАССР ның Буа районы Кыр Әнәлесе авылында туа.

Буа ветеринария техникумын (2000), Казан ветеринария медицинасы академиясен "Ветеринария" белгечлеге буенча (2005), Федераль токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы үзәгендә аспирантура (2008) тәмамлый. Фәнни карашлары галимнәр К.Х.Папуниди, Р.Ә.Әсретдинова, Ш.К.Шакиров йогынтысында формалаша.

1998–2000 елларда Татарстанның Буа районы "Нур" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ветеринария фельдшеры; 2005–2008 елларда Федераль токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы үзәгенең токсикология бүлегендә өлкән лаборант, аннары кече фәнни хезмәткәр; 2008–2011 елларда "Просто молоко" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Казан сөт комбинаты лабораториясендә башлык урынбасары.

2011 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясендә: ветеринария медицинасы факультеты деканы урынбасары (2011–2014), фармакология һәм токсикология кафедрасында ассистент (2014 елдан), доцент (2015 елдан), укыту эшләре һәм белем бирү сыйфаты бүлегендә производство практикасы җитәкчесе; 2024 елдан фармакология, токсикология һәм радиобиология кафедрасында профессор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре терлек үрчетү технологияләре мәсьәләләренә карый. Терлекчелек һәм ветеринария практикасына кертелгән, терлекчелек продуктларының продуктивлыгын арттыруны, санитария сыйфатын, куркынычсызлыгын күтәрүне һәм җитештерүнең табышлылыгын тәэмин итүче "Лизунцы-Солевит" углевод-витамин-минераль концентратларының автордашы.

Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 150 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 2 монографиядә, 26 уку ярдәмлегендә басыла.

5 патент автордашы.

Кандидатлык диссертациясе: “Изыскание средств лечения при нитратно-нитритном токсикозе животных” (2008).

Докторлык диссертациясе: “Фармако-токсикологическая оценка и эффективность использования углеводно-витаминно-минеральных концентратов в кормлении жвачных животных” (2022).

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Рәхмәт хаты (2012) һәм мактау грамотасы (2015), Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы (2017).

Хезмәтләре

Научно-практические аспекты коррекции витаминно-минерального питания жвачных животных. Казань, 2020. 172 с. (автордаш);

Минеральные вещества, витамины. Практическая значимость, применение в кормлении жвачных животных: учебное пособие для вузов. СПб., 2022. 84 с. (автордаш).