Биографиясе

1841 елның 6 июне, Пермь шәһәре — 1894 елның 19 июле, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1862), Демидовларның Түбән Тагил заводларында табиб булып эшли.

1866 елдан Губерна земство хастаханәсендә (Казан) земство табибе, 1868 елдан Казан университетының факультет терапиясе клиникасы ординаторы, диагностика һәм семиотика курсы приват-доценты (1872 елдан), 1878 елдан махсус патология һәм терапия кафедрасында, ординар профессор (1885 елдан), госпиталь терапиясе клиникасы профессоры (1886 елдан), бер үк вакытта, 1883 елдан, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты табибе.

Хезмәтләре эчке авыруларга диагноз куюга карый.

Хезмәтләре

Критическо-экспериментальный разбор теорий, предложенных для объяснения сущности icterus gravis. К., 1870; 

История равития учения о паразитизме. Киев, 1883; 

Курс частной патологии и терапии внутренних болезней. К., 1884.

Әдәбият

Котовщиков Н. Воспоминания о М.А.Хомякове. К.,1897.