Казан тимер юл станциясеннән 13 км ераклыкта урнашкан.

1927 елдан – Казан, 1938 елдан – Столбище, 1959 елдан – Биектау, 1963 елдан – Питрәч районнары Салмачы авыл советы, 1998 елдан Казан шәһәре Идел буе районы составында.

Халык саны – 1608 кеше (1930 ел, руслар), 1089 кеше (1949 ел), 956 кеше (1958 ел), 868 кеше (1970 ел), 856 кеше (1979 ел), 1096 кеше (1989 ел, руслар – 756 кеше, татарлар – 340 кеше).