Биографиясе

1898 елның 7 сентябре, Минзәлә шәһәре — 1985 елның 22 сентябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1922), Пьяный Бор (хәзер Красный Бор) посёлогындагы ваба (холера) барагында табиб булып эшли.

1925 елдан Минзәлә халык хастаханәсе һәм аның хирургия бүлеге мөдире.

1933 елдан Казан университетында, факультет хирургия клиникасында (1935 елдан), хирургия курсы мөдире, 1939 елдан балалар хирургиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1949–1951 елларда, топографик анатомия һәм оператив хирургия кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы; 1961–1971 елларда факультет хирургиясе кафедрасы мөдире, 1972–1974 елларда профессор-консультант.

Бөек Ватан сугышы елларында Казан госпитальләренең әйдәп баручы хирургы һәм урологы, Казан медицина институты укытучысы.

Хезмәтләре сидек юллары функцияләре тайпылышлары мәсьәләләренә карый. Казанда беренче булып, Ру-Герцен-Юдин ысулы белән үңәчкә уңышлы пластик операция ясый.

ТАССР Хирурглар җәмгыяте рәисе (1963–1974).

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу о лечении повреждений уретры // Хирургия. 1943. № 6; 

Клиника расстройств моторной функции мочеточников // Казан. медицина журн. 1961. № 1; 

Роль интерорецепторов мочеточников в их моторной функции // Урология. 1962. № 2; 

Атония мочеточников: Клиника, патогенез и патогенетическая терапия. К., 1971.

Әдәбият

Медведев В.Н. Профессор Иван Фёдорович Харитонов // Казан. медицина журн. 1998. № 5.