Биографиясе

1914 елның 24 марты, Әстерхан губернасы Кызыл Яр авылы — 1996 елның 13 июне, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1937), шунда ук, балалар авырулары кафедрасында эшли, факультет педиатриясе (1953–1955), госпиталь педиатриясе (1962–1978) кафедралары мөдире.

1978 елдан Казан шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең хуҗалык исәбендәге поликлиникасында профессор-консультант.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1нче, 2 нче, 3 нче Белоруссия фронтларында, соңрак Польша һәм Көнчыгыш Пруссиядә батальон табибе, аерым часть сан. хезмәте башлыгы, армия хирургия күчмә кыр госпитале өлкән ординаторы. 5 нче армиянең 4382 нче госпитале составында Япониягә каршы сугышта катнаша. 1945 елда, яраланганнан соң, медицина хезмәте капитаны дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.

Хезмәтләре сабыйлык яшендәге балаларның нерв эшчәнлеген, аллергик авыруларны өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нервная деятельность грудного ребёнка в норме и при острых токсикозах. М., 1966; 

Вы растите детей. К., 1987; 

Особенности деонтологии и этики в педиатрии. К., 1992.

Әдәбият

Красильников С.Н., Амиров Н.Х. Поклонимся и мёртвым и живым. К., 2000.