- РУС
- ТАТ
хирург, медицина фәннәре докторы (1966), Башкортстан Республикасының Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (1992), БАССР һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1976, 1991)
10 августы 1928 елның, БАССРның Дәүләкән районы Чуенчы авылы – 2015 елның 26 апреле, Уфа шәһәре.
Академик А.А.Вишневский, В.И.Бураковский шәкерте.
Башкорт медицина институтын (хәзер Башкорт медицина университеты) тәмамлый (1951 ел).
1955–1958 елларда СССР МФАнең А.В.Вишневский исемендәге Хирургия фәнни-тикшеренү институтында.
1958 елдан Башкорт медицина институтында, 1966 елдан госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире, профессор (1968 ел).
Н.Г.Гатауллин – Башкортстан кардиохирургия үзәгенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиохирургы. Тикшеренүләре йөрәк-кан тамырлары һәм күкрәк, корсак куышлыгы әгъзалары хирургиясенә карый.
Н.Г.Гатауллин бик сирәк ясала торган операция – йөкле хатында үпкә артериясе тромбозы вакытында эмболэктомия операциясен башкара.
Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.
Н.Г.Гатауллин – үзешчән рәссам.
1998 елларда «Н.Гатауллинның тормышы һәм иҗаты» дигән картина һәм портретлар репродукциясе тупланган альбомы нәшер ителә.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Послеоперационная спаечная болезнь брюшины. Уфа, 1978;
Диагностика и лечение заболеваний большого сальника. Уфа, 1998 (автордаш);
Хронический панкреатит. Уфа, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.