Биографиясе

1931 елның 6 марты, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Елховое Озеро авылы — 2013 елның 22 гыйнвары, Ульяновск шәһәре.

Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1955).

Ульяновск өлкәсендә баш зоотехник (1955–1960), КПССның Богдашкино райкомы 2 нче секретаре (1960–1962), Ульяновск авыл хуҗалыгы идарәсендә җитәкче урынбасары, җитәкче (1962–1975, 1979–1985), Ульяновск өлкәсенең сөт сәнәгате җитештерү берләшмәсе генераль директоры (1975–1979).

1985–1992 елларда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтында проректор.

1992 елдан Ульяновск кадрларны яңадан әзерләү һәм агробизнес институтында ректор (2002 елга кадәр), профессор (1994).

Хезмәтләре игенчелек һәм терлекчелекнең фәнни нигезләнгән системаларын булдыруга карый.

Ульяновск өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе (1997 елдан).

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр; ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Ульяновск өлкәсенең (1997) һәм Чынлы районының (2001) мактаулы гражданы.

Хезмәтләре

Научно обоснованная система земледелия — основа повышения плодородия почв и урожайности сельскохозяйственных культур. Ульяновск, 1981 (автордаш);

Система ведения животновдства Ульяновской области. Ульяновск, 1983 (автордаш);

Из поколения в поколение (о жизни татар Ульяновской области). Ульяновск, 2002.