Гомер еллары: 1806 — 1881 елның 27 июне, Казан.

Сәүдә йортында ситсы сату белән шөгыльләнә. Постниковның капиталы 400 мең сумга җитә. Болак буендагы таш йорт хуҗасы, аның сәүдә рәтләре Проломный урамы ягына карый. Сәүдә йортының чатыр манаралы чиркәвен торгызуга 80 мең сум (3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә), шәһәр гарипләр йорты өчен 64 мең сум һәм ике катлы таш йорт иганә кыла. Постников васыяте буенча гарипләр йорты каршында 75 мең сумга гыйбадәтханә төзелә, 25 мең сум акча шуның ихтыяҗларына тапшырыла.

Автор — Л.М.Свердлова