Эчтәлек

1844 елның 11 гыйнварында сәүдәгәр А.Л.Крупеников тырышлыгы белән (кара Крупениковлар) ачыла, кыз балаларга атап оештырыла. 1844 елның 15 гыйнварыннан император Николай I хөрмәтенә аның исеме белән атала. Ятимханә императрица Мария Фёдоровна карамагындагы учреждениеләрнең Казан губернасы балалар ятимханәләре җәмәгать идарәчелеге (попечительлеге) күзәтүендә тора.

Беренче попечителе — Казан губернаторының хатыны А.Е.Шипова.

Ятимханә ачу өчен Җәмәгать тәрбиясе приказына матди ярдәм күрсәтүчеләр: А.Л.Крупеников (3 мең сум, 1839), Казан шәһәре башлыгы, сәүдәгәр С.Е.Александров (2 мең сум, 1842), Мамадыш сәүдәгәрләре Н.И.Щербаков һәм Таганов (3 әр мең сум). 1843 елга ассигнацияләр белән 12 мең сум акча җыела. Казан шәһәр думасы ятимханә өчен Зур Проломный урамыннан 2 катлы таш йорт бирдертә. 1892 елда сәүдәгәр М.И.Попов акчасына йортка су кертелә.

Ятимханә җәмәгать идарәчелегенең төп капиталыннан җыелган процентлар, хәйрия чаралары уздырудан җыелган керем, шәһәр идарәсенең матди ярдәме, взнос акчалары, аерым кешеләр иганәсе хисабына яши. 1844 елның 11 мартында ятимханә каршында хастаханә эшли башлый, 1846 елның 26 февралендә А.Л.Крупеников акчасына 25 урынлы төн куну бүлеге ачыла. 1890 елның 2 февралендә М.И.Попов васыяте буенча, аның исемен бирү шарты белән, 10 урынлы төн куну йорты төзү өчен 10 мең сум акча тапшырыла. А.Х.Шамова васыяте буенча, Николай һәм Александра исемендәге ятимханәләрне тоту өчен 4 мең сум иганә бирелә. 1909 елда 6 бала Е. һәм В.Змеевлар стипендияләренә тәрбияләнә. Медицина кирәк-яраклары Э.Ф.Грахе даруханәсеннән бушлай китертелә. Ятимханәдә тәрбияләнүчеләр М.М.Данилов мунчасыннан шулай ук бушлай файдаланалар.

Баштагы чорында Николай исемендәге балалар ятимханәсе 30–50 кыз балага исәпләнгән була. Беренче айларда ук аңа 80 бала кабул ителә, 1894 елда ятимханәдә 115 бала тәрбияләнә, 60ы шунда даими яши, 55е килеп-китеп йөри. 1909 елда биредә чыгышлары белән мещан, крәстиян, чиновниклардан булган 71 бала, шулай ук 5–16 яшьләрдәге тулы ятимнәр тәрбияләнә. Ятимханәдән киткәндә кызларга зур булмаган күләмдә (5–20 сум) акча биреп озаталар. Укыту шәһәр башлангыч уч-щеләре программасы буенча алып барыла: Илаһи канун, уку-язу, кыскача Россия тарихы дәресләре укытыла, шулай ук рәсем, күмәк җыр, кул эше, йорт эше күнекмәләре бирелә. Нинди дә булса белгечлек алган кызлар төрле остаханәләргә (корсет тегү, чигү һ.б.) яки асрау хезмәтенә урнашалар. Кыз балаларның кул эшләре — сөлгеләр, яулыклар, шарфлар һ.б. 1909 елда Казанда уздырылган земство күргәзмәсендә күрсәтелә. Ятимханә яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы, парник тота. Җәй көне балалар Югары Осланда арендаланган дачага күчерелә. Ял итү өчен шулай ук «Рус Швейцариясе»нә, пароход белән Кабан күле буендагы Ботаника бакчасына да алып баралар.

Николай исемендәге балалар ятимханәсе 1917 елдан соң ябыла.

Әдәбият

Отчёт Казанского губернского попечитель­ства детских приютов за 1889 год. К., 1890;

Историческая записка о Казанском Николаевском детском приюте, открытом 11-го января 1844 года. К., 1894;

Отчёт Казанского губернского попечительства детских приютов за 1909 год. К., 1910;

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998.

Автор — И.А.Новицкая