Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Сүнәр инеше буендагы авыл, Деревня по Речке Сунер, Изма-Сунер исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 806,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Эзмә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Игенче» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Галиев). 1957 елдан авылда – Молотов исем. (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Иләбәр, Пүкәл, Өтернәс авыллары керә), 1960 елдан – Киров исем. (үзәк утары – Олыяз авылы) колхозлар, 1994 елдан – «Игенче» күмәк предприятиесе (авылда үзәк утар урнаша), 2003 елдан – шул ук исемдәге крестьян-фермер хуҗалыгы, 2005 елдан – «Әскәров И.Э.» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2006 елдан «Алтын Саба-М» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм 2016 елдан «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла (1934 елда бинасы төзелә), 1940 елда – җидееллык, 1941 елда – башлангыч, 1945 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1978 елда урта мәктәп (1984 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда «Саф чишмә» балалар бакчасы (1990 елдан), мәдәният йорты (1967 һәм 2013 елларда яңа биналар төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2007 елдан), төзекләндерелгән «Иҗат» һәм «Усман» чишмәләре бар.

Мәдәният йорты каршында «Моң» театры эшли (1988 елдан, 1993 елдан – халык театры, нигезләүчесе – Н.Ф.Тимергалиев).

Авыл янында археология истәлекләре – Эзмә авыллыгы (гомумболгар ядкәре), Эзмә каберлеге (авыл зиратында XIV йөзнең беренче яртысына – XVI йөзнең беренче яртысына караган 4 кабер ташы сакланган) табыла.

Халык саны

1782 елда – 87 ир-ат;
1859 елда – 280,
1897 елда – 612,
1908 елда – 699,
1920 елда – 688,
1926 елда – 749,
1938 елда – 714,
1949 елда – 520,
1970 елда – 397,
1979 елда – 362,
1989 елда – 342,
2002 елда – 335,
2010 елда – 316,
2020 елда – 341 кеше (татарлар – 99,5%).