Биографиясе

1928 елның 20 июне, Башкортстан АССРның Караидел районы Байкы авылы – 1998 елның 10 октябре, Казан шәһәре.

1960 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 1967 елдан шунда ук эшли: 1968–1978 елларда икътисад факультеты деканы, 1978–1984 елларда финанс кафедрасы мөдире, 1984–1993 елларда фәнни эшләр буенча проректор, 1993 елдан кафедрада профессор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә капитал салудан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру чараларына һәм анализлауга, халык хуҗалыгына инвестицияләр кертүнең финанс-икътисади проблемаларына карый.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Экономическая эффективность капитальных вложений в сельское хозяйство. Казань, 1967.

Эффективность капитальных вложений и основных фондов в совхозах. Казань, 1973.

Финансово-кредитные проблемы сельскохозяйственного производства. Казань, 1975.

Финансовые рычаги и эффективность производства. Казань, 1982 (автордаш).