2001 елның 17 маенда теркәлә, «Татарстан–Яңа гасыр», «ТНВ-Планета», «Шаян-ТВ» һәм «Мәйдан-ТВ» телеканалларын, «Болгар» радиостанциясен һәм интернет-порталны үз эченә ала.

Генераль директоры – И.Ю.Әминов (2001 елдан).

Тапшырулар башлану

«Татарстан – Яңа гасыр» тапшырулары 2002 елның гыйнварында башлана, 2002 елның 26 августыннан тулы көченә эшли.

2017 елның 26 августыннан компания каналлары 16:9 форматында тапшырыла, югары сыйфатлы (HD) форматта тапшырылырга мөмкин.

Корпунктлар Мәскәү, Екатеринбург, Ульяновск, Ижевск, Томск, Магнитогорск, Төмән, Уфа, Чаллы, Нурсолтан шәһәрләрендә урнашкан.

Тапшырулар кабельле ТВ-челтәрләрдә бара, сигнал иярченнәре аша Россия, БДБ илләре, Европа һәм Азиянең шактый өлеше буенча таратыла.

Телеканалның тапшыруларын Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Әстерхан, Мәскәү, Новосибирск, Оренбург, Самара, Саратов, Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә, Краснодар һәм Красноярск крайларында, Казакъстанда, Финляндия, Төркия, Балтия, Чехия, Кытайда карап була.

ТНВ сайтында (www.tnv.ru) онлайн-трансляция башкарыла.

Юнәлеше

Программалар Татарстанда һәм читтә яшәүче татарларның милли-мәдәни үзаңын үстерүгә, татар диаспорасы вәкилләрен берләштерүгә, Россиянең һәм Евразиянең медиа киңлегендә Татарстанның уңай йөзен булдыруга юнәлдерелгән.

Телеканал тамашачыларга телепрограммаларның тулы спектрын тәкъдим итә, шул исәптән 40 тан артык үз программаларын һәм тапшыруларын.