Биографиясе

1923 елның 5 гыйнвары, хәзерге Кострома өлкәсе Парфеньево шәһәре – 1995 елның 2 мае, Казан.

1943 елда Киев хәрби медицина училищесен, 1952 елда Иваново медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1960 елдан Кемерово медицина институтының патологик анатомия кафедрасы мөдире, дәвалау факультеты деканы. 1963 елдан Кубань медицина институтында. 1969–1993 елларда Казан медицина институтында, 1989 елга кадәр патологик анатомия кафедрасы мөдире. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш патологоанатомы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

В.А.Добрынинның тикшеренүләре яман шешләр морфологиясе һәм клиникасы, тамырлар системасы морфологиясенең гадәти һәм патологик халәтенә карый.

В.А.Добрынин инволютив һәм ялкынсыну процессларының үпкә рагы белән бәйләнешен өйрәнә; бронхлар рагы белән регенерация, бронхиаль эпителий метаплазиясе процессларының үзара тәэсирен ачыклый, куркынычлылык факторын билгели.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Рак лёгкого. М., 1971 (автордаш);

Морфология сосудистой системы в норме и патологии. Казань, 1977.