Эчтәлек

Республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан.

Үзәге – Алабуга шәһәре. Мәйданы 4156км². Халкы 159758 кеше, шул исәптән руслар 48,5%, татарлар 46,5%, марилар 3,2% (1926 ел). 24471 кеше шәһәрдә, 135287 кеше авылда яши. Халыкның уртача тыгызлыгы 1 км² га 38,4 кеше, авыл җирендә – 32,6 кеше.

Кантон 353 авылны берләштерә, авыллар 7 волостька бүленә: Алабуга, Исәнбай, Камай, Костенеево, Цига, Салагыш, Чиркәс (1924 ел).

Металл эшкәртү, азык-төлек җитештерү һәм химия сәнәгате предприятиеләре эшли. Һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр саны 1926 елда 2,5 мең кеше чамасы була. 1925 елда авыл хуҗалыгы кооперативлары саны – 90, 1928 елда хосусый крәстиян хуҗалыклары саны – 25236. 1928 дә сөрү җирләре мәйданы 180 мең га чамасы; шул исәптән арыш – 58580, солы – 31531, карабодай – 7736, бодай – 1797, тары – 1727, борай – 1611, бәрәңге – 1560 һәм техник культуралар 3180 га биләгән. 185426 баш мал асралган, шул исәптән 34349 баш мөгезле эре терлек, 22533 ат, 122377 баш сарык булган.

1927 елда Алабуга кантонында 137 мәктәп эшли.

1928 елда Алабуга кантоны Чаллы кантонына кушыла.

Чыганаклар

Статистический справочник по промышленности ТССР. Казань, 1924;

Статистический справочник по сельскому хозяйству. Казань, 1925;

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928. Т. 3;

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М.,1929. Т. 9;

Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. Казань, 1928;

Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.                

Автор – И.Р.Вәлиуллин