Биографиясе

1937 елның 22 апреле, хәзер Чуаш Республикасының Батыр районы Кыр Бикшиге авылы — 2016 елның 3 июне, Казан.

Казан пед. институтын тәмамлый (1959), Казан ветеринария институтында эшли (1961 елдан).

1965 елдан Казан педагогия институтында физик тәрбиянең медик-биологик нигезләре кафедрасы мөдире (1976–1985, 1987–1991).

1991 елдан Кама физик культура, спорт һәм туризм академиясендә (Чаллы шәһәре; 2010 елдан — физик культура, спорт һәм туризм академиясе Идел буе, Казан); медицина-биология дисциплиналары кафедрасы мөдире (1991–1997 һәм 2011 елдан), проректор (1997 елдан), ректор (1999–2005).

Хезмәтләре йөрәк эшчәнлеген көйләүче нервларга һәм гумораль факторлар механизмнарына төрле хәрәкәтләнү режимнарының тәэсирен өйрәнүгә карый. Спортчыларда брадикардия барлыкка килүгә сәбәп булучы физиологик механизмнарны ачыклый.

ТАССР ЮСның Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1976).

Хезмәтләре           

Двигательная активность и сердце. К., 1995;

Вестибулярные реакции юных спортсменов, занимающихся прыжками на лыжах с трамплина // Физиология человека. 2008. Т. 34, №2 (автордаш);

Основы подготовки бегунов на длинные дистанции: Метод. пособие. М., 2008 (автордаш).