- РУС
- ТАТ
Гайнетдин Равил. Дин эшлеклесе
1959 елның 25 августында Питрәч районы Шәле авылында туа.
Бохарадагы «Мир-Араб» мәдрәсәсендә белем ала (1979 ел).
1985 елдан СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә җаваплы сәркәтип (Уфа шәһәре).
1987 елдан Мәскәү җамигъ мәчетенең имам-хатибы.
1991 елдан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Ислам үзәге президенты, 1994 елдан мөфти, Россиянең Үзәк Европа төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, бер үк вакытта 1996 елдан Россия мөфтиләре шурасы рәисе.
Р.Гайнетдин дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрдә актив катнаша: Россиянең Диннәрара советы (1998 елдан), РФ Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән үзара багланышлар советы (2004 елдан), РФнең Иҗтимагый палатасы (2006 елдан) әгъзасы, «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивале президенты.
Ислам йолалары һәм догматикасы мәсьәләләренә караган китаплар авторы.
4нче, 3нче, 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Халыклар дуслыгы, Почёт орденнары белән бүләкләнә.
Ислам: вера, милосердие, терпимость. М., 1997;
Как усилить роль религиозных организаций мусульман в духовном возрождении России. М., 1999;
Ислам в современной России. М., 2004.
Таныш булыгыз: мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин. Казан, 2002;
Современная политическая история России (1995-1998). М., 1999. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.