- РУС
- ТАТ
(Bombina), түгәрәктеллеләр семьялыгыннан койрыксыз җир-су хайваннары ыругы
5 төре билгеле, Европада һәм Көнчыгыш Азиядә таралганнар.
ТР территориясендә бер төре — кызыл корсаклы су «үгезе» (B. bombina) яши. Көннең күп өлешен суда (сазлыкларда, инеш, буаларда) үткәрә, яр буена эңгер-меңгердә генә чыга.
Гәүдәсенең озынлыгы 5–6 см. Тиресе төерле. Аркасы кара яки яшькелт таплы коңгырт-соры, корсагы зәңгәрсу-кара таплы ачык кызыл-сары яки кызыл төстә. Тешләре фәкатъ өске казналыкта гына. Теле диск сыман. Күз карасы өчпочмаклы. Йөзү элпәләре алгы очлыгында юк, арткыларында яхшы үсеш алган. Ялкынсыну вакытында су «үгезләре»нең тиресе сабын күбеген хәтерләтүче зәһәр лайла бүлеп чыгара, ул аларны ерткычлардан саклый. Яшәвенең 3 нче елында җенси яктан җитлегә. Уылдыгын май уртасында чәчә, ана зат, өлешләп, 20–80 шәр бөртек 300–750 уылдык чәчә. Яшь су «үгезләре» июль ахыры – август башында күренәләр. Күбесенчә су умырткасызлары, аеруча озынборын личинкалары белән тукланалар. Коры җирдә, кимерүчеләр ояларында, чокырларда кышлыйлар. Табигатьтә 10 елга кадәр яшиләр.
Саклауга мохтаҗ.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.