Биографиясе

1923 елның 23 октябре, Алтай губернасы «Заря» коммунасы — 1992 елның 12 декабре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша: 1942–1943 елларда Интендантлык училищесе курсанты (Омск шәһәре), 1943–1944 елларда хәрәкәттәге армиядә (Көнчыгыш фронт) яшерен эшләр бүлеге мөдире.

Томск педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1948), Барнаул, Томск шәһәрләрендә СССР Тимер юллар министрлыгы мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

Томск тимер юлы уку йортлары бүлегендә 1951 елдан методист, 1955 елдан педагогика кабинеты башлыгы.

1959 елдан Казан тимер юлы уку йортлары бүлеге инспекторы.

1961–1967 елларда ТАССР Мәгариф министрлыгының мәктәпләр бүлеге өлкән инспекторы, башлыгы, 1967–1979 елларда министр урынбасары.

Бу елларда Михайлова республикада гомуми сигезьеллык һәм урта белем бирүгә күчү планнарын үтәүне тәэмин итү, проблемалы укыту ысулларын гамәлгә кертү буенча актив оештыручыларның берсе була.

1979–1987 елларда СССР ПФАнең Һөнәри-техник педагогик фәнни-тикшеренү институтында.

Хезмәтләре педагогика фәннәре казанышларын гамәлгә кертү проблемаларына карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

От идеи — до внедрения (Вопросы внедрения достижений педагогической науки и передового опыта в практику массовой школы). К., 1977 (автордаш);

Организация изучения, обобщения и внедрения передового опыта в учебно-воспитательный процесс. М., 1985.

Автор — Г.С.Сабирҗанов