- РУС
- ТАТ
Хәрби очучы, капитан (1940), Советлар Союзы Герое (26.07.1941, үлгәннән соң)
1907 елның 23 апреле (6 мае), Мәскәү – 1941 елның 26 июне, Беларусь ССР Вилейск өлкәсе Молодечно районы.
1924–1930 елларда Муромда яши, Паровозлар төзү заводында, 1930 елдан Мәскәүдә, Беренче дәүләт механика төзелеш машиналары заводында слесарь булып эшли.
1932 елдан Кызыл Армиядә. Луганск хәрби авиация очучылар мәктәбен тәмамлый (1933). Ростов-Дон шәһәрендә бомбардировка частьларында хезмәт итә, икенче пилоттан корабль командирына кадәр юл үтә. Халхин-Гол елгасындагы сугышларда (1939), Совет – Финляндия сугышында (1939–1940) һәм Бессарабия белән Төньяк Буковинаны СССРга кушу операциясендә катнаша.
1941 елның маеннан 42 нче ерак бомбардировка авиация дивизиясенең 207 нче ерак бомбардировка авиация полкының 4 нче авиация эскадрильясе командиры, 24 июньнән шул ук частьнең 2 нче авиация эскадрильясе командиры.
Бөек Ватан сугышында беренче көннән. 1941 елның 26 июнендә аның командалыгындагы экипаж ДБ-3Ф бомбардировщигында Молодечно – Радошковичи юлында немецларның механикалаштырылган колоннасына һөҗүм итәргә оча. Атакадан чыкканда самолет зенит уты астында кала һәм яна башлый. Гастелло, утлы таран ясап, янган машинаны дошман техникасы тупланышына юнәлтә. Бөтен экипаж һәлак була. Гастелло батырлыгы Совет пропагандасында киң кулланыла. Үлгән урынында җирләнә.
Мәскәүдә, Муромда, Казанда һәм башка шәһәрләрдә аның исеме белән аталган урамнар бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.