Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларның беренче яртысында Нариман поселогы буларак нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Иске Әлмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Иске Әлмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта Нариман исемендәге колхоз оештырыла. 1960 елдан – XXI партсъезд исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Әлмәт авылы), 1994 елдан – «Әлмәт» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Әлмәт» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте эшли.

Мәдәният

Мәчет бар (2021 елдан).

Поселок янында археология истәлекләре – Нариман I, II, III, IV, V торулыклары (бронза гасырның Буралы курган культурасы), Нариман курганы (бронза гасыр) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.М.Фәрдиев (1949 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1926 елда – 344,
1938 елда – 328,
1949 елда – 203,
1958 елда – 282,
1970 елда – 260,
1979 елда – 180,
1989 елда – 95,
2002 елда – 70,
2010 елда – 28,
2021 елда – 7 кеше (татарлар).