20 гә якын төре билгеле, Евразия, Үзәк һәм Көньяк Америкада, Африкада таралган. Татарстан территориясендә ике төре очрый: каурыйсыман кыска сабак (B. pinnatum) һәм урман кыска сабак (B. sylvaticum). Республиканың катнаш һәм яфраклы урманнарында, куаклыклар арасында үсә.

50–100 см биеклектәге үсемлек, шуышма тамырчалы. Сабагы туры, юка, йонлач, аз гына йөнтәс буынлы. Яфраклары яссы, каурыйсыман кыска сабакта — ачык яшел, урман кыска сабакта — кара яшел, каты очлы. Чәчәк төркеме — катлаулы туры куе башак. Җимеше — бөртекчә. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Яктылык яратучы үсемлек. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи, үз-үзеннән чәчелү көчле.

Туфракны кәсләндерүче үсемлекләр буларак файдаланыла.

Урман кыска сабак ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).