- РУС
- ТАТ
дерматовенеролог, медицина докторы (1902)
1864 елның 17 мае, Түбән Новгород губернасы Лысково авылы – 1935 елның 23 апреле, Казан.
1888 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1907–1927 елларда дерматовенерология кафедрасы профессор һәм мөдире.
1900 елда яктылык белән дәвалау буенча Россиядә икенче кабинет оештыра, беренче мәртәбә Девержи авыруы – көрпәсыман кызыл тимрәүнең клиникасын тасвирлый. Аның инициативасы белән кафедрада бактериологик һәм гистологик тикшеренүләр үткәрү өчен клиник лаборатория булдырыла.
Рәссам һәм скульптор Э.Э.Спориус белән берлектә Идел буе югары уку йортлары кафедраларын муляжлар белән тәэмин итү остаханәсен оештыра.
К вопросу об ангиопатии кожи // Врач. 1894. № 34.
Болезнь Девержи. Казань, 1902.
Целебные и вредоносные силы света. Казань, 1902.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.
Казанский медицинский институт (1814–1989). Казань, 1989.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.