Биографиясе

1921 елның 17 июлендә Чистай шәһәре – 2012 ел, Казан.

1952 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Татарстан Фәннәр академиясенең «Савыктыру травматологиясе һәм ортопедиясе» фәнни-тикшеренү үзәгендә эшли, 1960–1987 елларда директор, 1987–1997 елларда профессор-консультант.

Бер үк вакытта (1962–1987) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында баш травматолог-ортопед.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Богданович җитәкчелегендә донор канын саклау өчен сөяк тукымасын әзерләү һәм консервацияләү лабораторияләре оештырыла; зарарланган һәм авырткан кул чукларын дәвалау, реанимация һәм анестезиология бүлекләре, лазер белән дәвалау кабинеты ачыла, яңа дәвалау корпусы төзелә.

Тикшеренүләре имгәнүләрне булдырмауга, сынган сөякләрне хирургик дәвалауга, травматология һәм ортопедиядә төшле магнитлы резонанс, лазер куллануга, медицина тарихына багышлана. Богданович умырткасы зарарланган авыруларны дәвалау өчен тарттыру пластинасы, бот сөяге сынганда металл стержень куюны тәкъдим итә. Тумыштан килгән ялган буыннарны дәвалау методикасын эшли (1963).

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Лечение переломов с применением антихолинэстеразных препаратов. Казань, 1969.

Организация специализированной травматолого-ортопедической помощи населению СССР // Казанский медицинский журнал. 1979. №3.

Әдәбият

У.Я.Богданович (К 50-летию со дня рождения) // Ортопедия, травматология и протезирование. 1971. №9.