- РУС
- ТАТ
Табиб, медицина фәннәре кандидаты (1939), доцент, медицина хезмәтенең гвардия майоры
1899 елның 18 (31) октябре, Казан губернасы Тәтеш өязенең Икенче Чирмешән авылы, хәзер Татарстанның Апас районы Чирмешән авылы – 1981 елның 26 гыйнвары, Мәскәү.
Наил Барый улы Биккенинның (1931–2007) әтисе.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен (1912) һәм Икенче Казан ир балалар гимназиясенең 8 сыйныфын (1912–1918) тәмамлый. Гимназиядә укыган вакытта (1917–1918) елына 300 сум күләмендә А.Г.Хөсәеновның Оренбург вакыфы Попечительләр советы стипендиясен ала (сыйныфташы Салих Корбангалиев кебек).
Казан университетының медицина факультетын тәмамлый (1924). 1925–1930 елларда Казан университеты каршындагы тире һәм венерик авырулар клиникасында ординатор, ассистент, шулай ук ТАССР Сәламәтлек саклау Халык Комиссариатында була.
1930 еллар уртасында – икенче яртысында Казан дәүләт медицина институтын булдыруда катнаша, клиника өлеше буенча директор урынбасары була. Бер үк вакытта ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Санитария-профилактика бүлеге мөдире (1930–1941). “К вопросу о действии промываний по Жанэ некоторых медикаментозными веществами на мочеполовой тракт собаки” темасына кандидатлык диссертациясе яклый (1939).
1927 елда татар интеллигенциясе вәкилләренең ВКП(б) генераль секретаре И.В.Сталинга һәм ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының III нче Пленумы адресына язылган “82 ләр хаты” дип аталган хатына имза куя, анда татар графикасын латин әлифбасына күчерү кирәклегенә шик белдерелә (“Яңалиф”).
Бөек Ватан сугышы башлангач, гамәлдәге армиягә алына. Казанның 2778 нче эвакуация госпитале начальнигы, медицина билгеләнешендәге аерым рота командиры. Ялган гаепләү буенча хәрби трибунал тарафыннан 5 елга хөкем ителә, хөкем карары Сталинградка фронтка җибәрү белән алыштырыла. 2 нче гвардия армиясе составында Көньяк, 4 нче Украина, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтларында сугыша, 144 нче һәм 5490 нчы кыр госпитальләре начальнигы була. Фронтта хөкем карары алына. Кенигсберг шәһәрен алуда катнаша.
Сугыш азагында Мәскәү хәрби округының 3745 нче госпитале начальнигы була.
Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң (1947) Казанга кайта, Казан дәүләт медицина институтына кабул ителә (1947–1961), тире-венерик авырулар кафедрасы ассистенты һәм институт клиникасының баш табибы була.
1946 елдан КПСС әгъзасы. Социаль чыгышы һәм сеңелесе (Мәсхүдә) әсирлектә булган өчен партиядән чыгарыла. КПССка XX съездан соң (1961) кире кайтарыла. 1968 елда гаиләсе белән Мәскәүгә күченеп килә, табиб булып эшли.
Мәскәүдә Кунцево зиратында җирләнә.
Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен Кызыл Йолдыз (1944), II дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнары, “Сталинградны саклаган өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” (1985) медальләре белән бүләкләнә.
Казанский университет (1884–2004): библиографический словарь. Т.2: 1905–2004. А−М. Казань: Изд-во Казанского университета, 2004.
Государственный архив Республики Татарстан. Ф. 309. Оп. 1. Д. 772. О принятии в гимназию ученика Биккенина Абдул-Бари. 8 л. (+фото)
Авторлар: Биккенин Р.Р., Госманова Д.М.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.