Биографиясе

1929 елның 8 марты, БАССРның Ярмәкәй районы Исламбахты авылы –  2007 елның 10 декабре, Казан.

1950 елда Казан университетын тәмамлый.

1953 елдан Казан химия-технология институтында (хәзер Казан технология университеты), 1973–1998 елларда теоретик механика кафедра мөдире, бер үк вакытта энергомашиналар төзелеше һәм җиһазлар технологиясе кафедра мөдире (1975–1977 еллар), шул ук кафедра профессоры (1998–1999 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре әйләнмә анизотроп сүрүләрнең тотрыклылыгы теориясенә, сүрүләрнең нәсызыкча теориясендәге туры һәм кире мәсьәләләрне чишүгә карый.

Юка конструкцияләрне хисаплау өчен юка пластиналар һәм төрле рәвешле сүрүләрнең бөгелеше, тотрыклылыгы һәм тирбәнешләре теориясен төзи.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Разностный метод решения задач устойчивости ортотропных оболочек вращения // Исследования по теории пластин и оболочек. 1984. Казань, Вып. 17, ч. 2;

Свободные колебания ортотропных оболочек вращения // Расчет пластин и оболочек в химическом машиностроении. Казань, 1994 (автордаш).