Биографиясе

1944 елның 30 июлендә Ташкент шәһәрендә туган.

1967 елда Ташкент медицина институтын, 1977 елда Ташкент педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый.

1967–1976 елларда Ташкент медицина институтында, 1976 елдан Үзбәкстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Хирургия фәнни үзәгендә эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Кеше күзәнәкләренә, тукымаларына һәм әгъзаларына лазер нурлары тәэсирен өйрәнә; биологик актив үзенчәлекле сыеклык алу ысулларын, ашказаны ярыларындагы һәм уникеилле эчәктәге җәрәхәт аша ашказаны сыеклыгының инфильтрацияләнү күренешен ача; корсак куышлыгының үлекләп ялкынсынуын модельләштерү ысулын эшли.

Хезмәтләре

Компенсаторно-приспособительные процессы в кишечнике... М., 1974.

Морфологические основы низкой интенсивной лазеротерапии. Ташкент, 1991.

Структурные основы показаний и последствий ваготомии. Ташкент, 1992.