- РУС
- ТАТ
Хирург, сәламәтлек саклауны оештыручы, медицина фәннәре докторы (1996), профессор (2000), Татарстан Республикасының (2011) һәм Россия Федерациясенең (2017) атказанган табибы, Россия табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (2018)
1961 елның 23 августында Казанда туа. ТАССРның атказанган табибы Ю.А.Анисимовның улы.
Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый (1984). Профессорлар В.А.Кузнецов һәм Ш.С.Каратайның укучысы.
1985–1991 елларда Казанның 15 нче шәһәр клиник хастаханәсе табиб-хирургы. 1991–1992 елларда Казан дәүләт медицина институтының ассистент-стажеры. 1992–1998 елларда Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиб-хирургы. 1998–2004 елларда Казан дәүләт медицина академиясенең ашыгыч медицина ярдәме курсы мөдире. 2004–2009 елларда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры урынбасары. 2009–2013 елларда 1 нче шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең медицина буенча баш табиб урынбасары, 2013–2015 елларда – Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең медицина буенча баш табиб урынбасары, 2015 елда хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары.
2015–2020 елларда Казан дәүләт медицина академиясенең ашыгыч медицина ярдәме, һәлакәтләр медицинасы һәм сәламәтлек саклауны мобилизацион әзерләү кафедрасы мөдире. 2020 елдан Казан университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының ашыгыч медицина ярдәме һәм симуляцион медицина кафедрасы мөдире.
Россия хирурглар җәмгыяте, Россия ашыгыч ярдәм табиблары җәмгыяте, БДБ илләре Халыкара гепатопанкреатобилиар хирурглар ассоциациясе әгъзасы, “Ашыгыч медицина табибларының фәнни-гамәли җәмгыяте” төбәкара иҗтимагый оешмасының Казан төбәк бүлеге рәисе.
2002 елдан “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы.
Татарстан Республикасында “Һәлакәтләр медицинасы хирургиясе” фәнни-гамәли юнәлешенә нигез салучы. 1991 елда республикада беренче тапкыр җәелгән эренле перитонитны ачык хирургик дәвалауның оригиналь методикасын эшли һәм гамәлгә кертә, бу үлем очракларын 28,1% тан 15,6% ка кадәр киметергә мөмкинлек бирә.
1996 елда Россия Федерациясендә беренче тапкыр клиник медицинаның мөстәкыйль бүлеген – Һәлакәтләр медицинасы хирургиясен аерып чыгаруны нигезли. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең тиз җавап бирүче медицина отряды эшчәнлегенә кертелгән (шул исәптән 1999–2001 еллардагы командировкалар барышында) гадәттән тыш хәлләрдә корсак җәрәхәтләре белән бергә зыян күрүчеләрне дәвалауга оештыру-идарә итү алымнары һәм яңа тактик принциплар эшли.
Профессор Ш.С.Каратай белән берлектә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә интеграцияләнгән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү системасын тәкъдим итә, аңа трасса пунктлары, мәгълүмати-идарә итү системасы һәм Ми-17 МВ вертолеты һәм КамАЗ автомобильләре базасындагы мобиль комплекслар керә; үлем очраклары 21,4% тан 16,0% ка кадәр кими, стационар дәвалау сроклары 51 тәүлектән 27,8 тәүлеккә кадәр кыскартыла. Порталь гипертензияне хирургик дәвалау ысулларын эшләүгә өлеш кертә.
190 нан артык фәнни басма, шул исәптән монографияләр һәм кулланмалар авторы.
10 медицина фәннәре кандидаты әзерли.
Кандидатлык диссертациясе: “Перитонеостомия в лечении разлитого гнойного перитонита” (1991).
Докторлык диссертациясе: “Хирургическая тактика при травмах живота в чрезвычайных ситуациях мирного времени” (1996).
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005), Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Казанышлары өчен” күкрәк билгесе (2011), Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2011), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2011), “Казан хакына хезмәт һәм батырлык өчен” отличие билгесе белән (2012), “Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ХХV еллыгы” (2016), С.С.Юдинның “Ашыгыч медицинадагы казанышлары өчен” (2017), М.Д.Пациорның “Хирургия һәм порталь гипертензияне дәвалау ысулларын үстерүгә керткән өлеше өчен” (2017), “Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ХХХ еллыгы” (2020) медальләре белән бүләкләнә.
Хирургия: учебное пособие. М., 1997 (автордаш);
Хирургия медицины катастроф. М., 2004 (2-е изд.) (автордаш);
Портальная гипертензия: современный взгляд на нестареющую проблему. Саарбрюккен, 2017 (автордаш);
Очерки хирургии портальной гипертензии. Казань, 2023;
Десять дел судебной практики: оценка и рекомендации хирурга. М., 2025.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.