Биографиясе

1937 елның 12 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1960 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1962 елдан Казан медицина университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре кеше һәм хайваннар организмындагы кан оешу бозылулары механизмын өйрәнүгә багышлана.

1968 елда И.Ә.Андрушко антикоагулянт тәэсирле дарулар куллануның кан оешуга гына түгел, тамырлар стенасының коагулятив үзлелеге җитди трансформацияләнүгә китерүен ачыклый.

И.Ә.Андрушко эшләгән тромбопластинемияне бәяләү һәм үзбәяләү ысулы гиперкоагулемия үсешендә инициаль стимулның билгеләрен ачыкларга һәм үз вакытында тиешле дәвалау үткәрергә мөмкинлек бирә. Тромборезистентлыгына карап аллопластик материалларның яраклы булуын билгеләү ысулын эшли, миелобластик лейкемия вакытында тукыма гены экспрессиясен гемостазиологик ысул белән ачыклау буенча тикшеренүләр алып бара.

Хезмәтләре

Тромбопластинемия – инициатор непрерывной гемокоагуляции в организме и синдрома диссеминированного внутрисосудистого свертывания крови. Казань, 1999.