Биографиясе

1883 елның 30 ноябре (12 декабре), Витебск губернасы Полоцк шәһәре – 1935 елның 20 июле, Казан.

1904 елда Казан университетына укырга керә. Студент елларында «Волжский листок» газетасы редакциясе белән хезмәттәшлек итә, революцион көрәш үзәгендә була.

1905 елда кулга алына, 1906 елда университеттан чыгарыла һәм, 6 айлык тоткынлыктан соң, Архангельск губернасына сөргенгә хөкем ителә, аннары Россиядән куыла. 2 ел РСДРПның чит илдәге Үзәк бюросы әгъзасы.

1913 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый. 1914 елда хәрби хезмәткә чакырыла. 1917 елга кадәр полк табибе һәм Кызыл Хач Екатерина җәмгыятенең 2 нче лазаретында (Петроград шәһәре) нерв авырулары бүлеге мөдире.

Фронттан Казанга 93 нче госпиталь ординаторы итеп күчерелә, бер үк вакытта Казан университетының медицина факультетында нерв авырулары клиникасы экстерны (1919).

1919–1930 елларда Казан университетында, 1927 елдан нерв авырулары кафедрасы мөдире. 1931 елдан Казан медицина институты ректоры һәм Татарстан эксперименталь медицина институтын оештыручыларның берсе.

1926 елда И.С.Алуф Германиягә командировкага җибәрелә, 2 елга якын Берлин университетының неврология институтында һәм Берлин баш мие институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре неврозлар, баш мие кәүсәсе кан тамырлары авыруларына, афазия, рефлексологиягә карый. Нерв авыруларын дәвалауның физиологик ысулларын эшли. Аның бензин белән агуланган очракта үзәк нерв системасы үзгәрешен эксперименталь тикшерүләре хәзер дә гамәли һәм теоретик әһәмияткә ия.

И.С.Алуф баш мие кабыгын гистогенетик классификацияләү һәм гистогенез мәсьәләсен өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре

Сравнительная архитектоника головного мозга млекопитающих. Казань, 1926.

Әдәбият

Кухнина Т.М. Профессор И.С.Алуф // Казанский медицинский журнал. 1984. № 4.