Биографиясе

1917 елның 1 мае, Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәре – 1984 елның 17 апреле, Мәскәү.

1939 елдан Кызыл Армиядә.

Ярославль хәрби пехота училищесен (1941), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, батальон командиры (121 нче укчы дивизиянең 383 нче укчы полкы).

Үзәк, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьковка һөҗүм операциясендә (1942), Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 елның 26 сентябрендә батальоны белән Днепрны кичүне оештыра, плацдармны саклау һәм киңәйтү сугышына уңышлы җитәкчелек итә.

Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1959 елдан запаста, Мәскәүдә эшли.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.