Биографиясе

1933 елның 8 апреле, Лаеш районы Урта Девятово авылы — 2021 елның 6 октябре, Мәскәү.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1956).

1956 елдан партия, дәүләт эшендә.

1978–1983 елларда ТАССР эчке эшләр министры.

1983–1991 елларда СССР эчке эшләр министры урынбасары.

1991–1997 елларда РФ Эчке эшләр министрлыгы академиясе башлыгы (Мәскәү).

1971–1985 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», Батырлык орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Исеме Казан урамына бирелә.

Хезмәтләре    

МВД в Чернобыле: Уроки и выводы. М., 1996;

Подвиг сотрудников МВД в Чернобыле и Кыштыме. М., 2002.

Әдәбият   

На страже порядка. К., 1997;

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.