Кооперативлар Казан губернасында XIX йөз ахырында эшли башлыйлар. 1930 еллардан 1980 еллар ахырына кадәр ТАССРда, башлыча, кулланучылар, авыл хуҗалыгы, бакчачылар, торак-төзелеш кооперативлары таралыш ала. Кооперативларның яңадан үсеше 1990 еллар башыннан күзәтелә, алар җитештерү, сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү, хокукый ярдәм һ.б. өлкәләрне колачлый.

Кооперативлар, башлыча, җитештерү (җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләр; халык куллану товарлары эшләп чыгару һәм сату яисә халыкка төрле түләүле хезмәт күрсәтүләр, шулай ук производство-техник продукция эшләп җитештерү һәм сату, халык һәм предприятиеләр өчен төрле эшләр башкару) һәм куллану (товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр әйләнеше һәм шулар белән бәйле җитештерү; күбесенчә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал әзерләү һәм эшкәртү, сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, дачалар һәм гаражлар төзү) буенча специальләшәләр. Кооператив әгъзасы булу өчен аның эшчәнлегендә шәхси хезмәт белән катнашу мәҗбүри. Кулланучылар кооперативлары берлекләргә (берләшмәләргә) берләшергә мөмкин, алар күбрәк кулланучылар кооперациясе системасын тәшкил итә. Җитештерүче кооперативлар Татарстанда авыл хуҗалыгында таралган. 1999 ел башына республикада — 341, 2004 елда 430 авыл хуҗалыгы кооперативы исәпләнә. Яңа формалы оешмалар арасында кооперативларның өлеше Балтач, Зәй, Менделеев, Балык Бистәсе, Спас, Яшел Үзән, Әлмәт, Актаныш, Азнакай, Тәтеш, Чирмешән һ.б. районнарда зуррак. 2006–2010 елларда авыл хуҗалыгы кооперативларының саны кими.

Автор – Ф.С.Зыятдинов