Биографиясе

1909 елның 6 ноябре, Казан шәһәре – 1975 елның 6 гыйнвары, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1931), Чистай шәһәрендә, үзәк район хастаханәсендә эшли.

1935–1941, 1946–1975 елларда Казан Дәүләт табибләр белемен камилләштерү институтының ортопедия һәм травматология кафедрасында; бер үк вакытта Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында.

1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларында (фронт госпитальләренең әйдәп баручы хирургы).

Хезмәтләре травматология мәсьәләләренә, аяк сыну очракларында компрессион фиксация алымын куллануга, терәк-хәрәкәтләнү аппараты травмаларын кисәтүгә карый. Тез капкачын пластмасса протез белән алыштыру ысулын уйлап табуга патенты бар.

Бүләкләре

1 нче, 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу об иннервации костей голени // Архив анатомии, гистологии и эмбриологии. 1956. № 1.

О лечении переломов надколенника // Ортопедия и травматология. 1956. № 6.

Лечение переломов костей нижних конечностей. К., 1961; Дольчатый надколенник // Казан. мед. журн. 1965. № 5.

Әдәбият

Доцент Григорий Самуилович Самойлов // Казан. мед. журн. 1975. № 4.