Биографиясе

1833 елның 8 мае, Мәскәү – 1907 елның 21 июле, Ярославль шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

Мәскәү университетын тәмамлый (1856).

1856 елдан К.С.Аксаков һәм А.С.Хомяковның славянофиллар түгәрәкләре белән хезмәттәшлек итә.

1859 елда «Молва» газетасын (Мәскәү) редакцияли.

1860–1866 елларда Казан университетының рус хокук тарихы кафедрасы адъюнкты, 1866–1870 елларда доценты, 1870–1885 елларда ординар профессоры, 1873–1876 елларда юридик факультет деканы. Бер үк вакытта, 1862–1885 елларда, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында укыта.

1875–1879 елларда Казанның аерым цензоры «Казанские губернские ведомости» газетасының рәсми булмаган өлеше мөхәррире. «Справочный листок Казани» (1867), «Волжско-Камское слово» (1881–1882) газеталарын нәшер итә.

Рус-төрек сугышы вакытында 1877–1878 елларда Казан губернасы территориясендә славяннарны азат итү өчен хәйрия акчасы җыюда катнаша.

1877 елларда Казанда 4 нче Археология съездын оештыруда катнаша. Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә (1878) нигез салучыларның берсе: 1884 елга кадәр бу җәмгыятьнең рәис урынбасары, 1884–1885 елларда рәисе.

Археологик казу эшләре алып бара, матди мәдәният истәлекләрен барлый, Казан төбәге халыкларының хокукый йолаларын өйрәнә.

1885–1904 елларда Ярославльдә Демидов юридик лицее директоры һәм рус хокукы тарихы кафедрасының атказанган профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Шпилевский – Россиядә славянофил хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе; рус тарих-хокук мәктәбенең «җәмәгать» («халык») юнәлеше вәкиле. Чагыштырма-тарихи хокук юнәлешендә эшләнгән «Пётр I гә кадәрге дәүләт үсешенә бәйле рус хокукы чыганаклары» («Об источниках русского права в связи с развитием государства до Петра I», 1862), «Карамзинның Россия дәүләте тарихы рус хокук тарихына карата мөнәсәбәттә» («История государства Российского Карамзина в отноше­нии к истории русского права», 1866), «Халыкның хокукый йолалары турында» («О народных юридических обычаях», 1867) хезмәтләрендә төп игътибар дәүләт институтларына түгел, җәмгыятьнең көнкүрешенә юнәлтелә.

Фәнни эшчәнлегенең икенче юнәлеше – Казан, Идел буе төбәге тарихы. Аның «Казан шәһәренең тарихи истәлекләре күрсәткече» («Указатель исторических достопримечательностей города Казани», 1873), «Казан губернасының борынгы шәһәрләре һәм башка болгар-татар истәлекләре» («Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии», 1877) монографияләре – мөһим тарихи чыганаклар һәм археологик истәлекләр тупланмасы булып торалар.

Шпилевский «Императрица – Екатерина II нең Идел буйлап сәяхәте» («Путешествие императрицы Екатерины II по Волге», 1873), «Император Александр I нең Казан турында кайгыртуы» («Заботы императора Александра I о Казани», 1878), «Алексей Михайлович патшалык иткән вакытта Казанда чума авыруы турында» («О чуме в Казани в царствование Алексея Михайловича», 1879) һ.б. хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Старые и новые города и борьба между ними в Ростово-Суздальской земле. Ярославль, 1892.

Великий князь смоленский и ярославский Фёдор Ростиславич Чёрный. Ярославль, 1899.

Столетие Училища имени Демидова. 1803–1903. Ярославль, 1903.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.

Катанов Н.Ф. Памяти С.М.Шпилевского // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1907. Т. 23, вып. 4.

Автор – Е.Б.Долгов