- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Түбән Кама–Кама Аланы автомобиль юлы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 40 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларның беренче яртысында нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Иске Чишмә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Ширәмәт авыл җирлегендә.
1930 елда авылда Нариман исемендәге колхоз оештырыла. 1951 елда И.А.Жуков исемендәге колхоз (Поповка авылы) белән Сталин исемендәге колхозга (үзәк утары – Поповка) берләшә, 1957 елдан “Прикамский” совхозында (үзәк утары – Ширәмәт авылы).
1996 елдан “Прикамский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2001 елдан “Нижнекамскшина” акционерлык җәмгыятенең “Прикамский” ярдәмче хуҗалыгы, 2004 елдан “Союзагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Прикамский” төбәк җитештерү комплексы.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2009 елга кадәр башлангыч мәктәп була.
Клуб (2005 елда яңа бина төзелә), китапханә (1979 елдан клуб бинасында). Александр Невский чиркәве (2004 елдан) бар. Клуб каршында “Кряшены Наримана” керәшен татарлар һәм ”Звездочки” балалар рус вокаль коллективлары (икесе дә – 2022 елдан) эшли.
Төзекләндерелгән чишмә, аңа якын кәшәнә (2010 елдан) бар.
1926 елда – 270,
1949 елда – 297,
1958 елда – 292,
1970 елда – 379,
1979 елда – 289,
1989 елда – 261,
2002 елда – 196,
2010 елда – 153,
2022 елда – 170 кеше (керәшен татарлар, руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.