Административ-территориаль буйсынуы

1910 елларда нигезләнә.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Мәләкәс авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яңа тормыш» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – берләштерелгән Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Мәләкәс авылы), 1999 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2008 елдан «Тимерхан» агрофирмасы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда кәшәнә (2020 елдан) бар. Авыл янында төзекләндерелгән «Юл буенда» чишмәсе урнашкан.

Халык саны

1920 елда – 333,
1926 елда – 291,
1938 елда – 276,
1949 елда – 459,
1958 елда – 351,
1970 елда – 132,
1979 елда – 93,
1989 елда – 42,
2002 елда – 46,
2010 елда – 92,
2020 елда – 72 кеше (керәшен татарлар).