Биографиясе

1881 елның 23 апреле, Санкт-Петербург — 1919 елның 4 декабре, Петроград.

Дворяннар нәселеннән.

Петербург университетын тәмамлый (1903); шунда ук эшли: 1904–1908 елларда профессор стипендиаты, 1908–1910 елларда приват-доцент, 1917 елдан полиция хокукы кафедрасы ординар профессоры.

1910–1915 елларда Казан университетының полиция хокукы кафедрасында экстраординар профессор, 1915–1917 елларда ординар профессор.     

Хезмәтләре дәүләт хокукын өйрәнүгә, җәмәгать җыеннары проблемаларына һәм Көнбатыш Европа илләрендә җирле үзидарә өстеннән дәүләт күзәтүе мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре               

Право публичных собраний: Очерк развития и современной постановки права публичных собраний во Франции, Германии и Англии. СПб., 1909;

Государственный надзор за общинным самоуправлением во Франции и Пруссии. К., 1915.

Әдәбият       

Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета. 1905–1917. К., 1986.

Автор — Е.Б.Долгов