Биографиясе

1949 елның 3 июле, Юдино штп — 2000 елның 3 гыйнваре, Киев.

Киев физкультура институтын тәмамлый (1974). «Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә; тренерлары — Г.К.Востоков (1958 елдан), А.М.Дятлов (1967 елдан). «Чайка» (Яшел Үзән, 1967), «Трудовые резервы» (Казан, 1968), «Рубин» (Казан, 1968–1970), «Динамо» (Киев, 1971–1981) клублары командаларында уйный.

Казанышлары

СССР (1971, 1974–1975, 1977) чемпионы, СССР Кубогы (1974, 1978), Европа кубоклары кубкы һәм суперкубок иясе (1975). СССР чемпионатларында көмеш (1972–1973, 1976, 1978), бронза (1979), Европа чемпионатында (1972) көмеш, Олимпия уеннарында (1972, 1976) бронза медальләр ала. СССР җыелма командасы составында 55 матч уздыра, 22 туп кертә. Илнең иң яхшы 33 футболчысы исемлегенә керә (1971–1972 елларда, 1974–1976 елларда — №1; 1977 елда — №2; 1973 елларда — №3). «Динамо» (Киев, 1972–1976, 1978–1979), СССР җыелма командалары (1975–1976) капитаны. 1984–1992 елларда «Динамо» (Киев) командасы тренеры, 1993 елда «Борисфен» (Киев), 1996–1997 елларда «Прикарпатье» командаларында (Ивано-Франковск шәһәре), 1995–1996, 1998–1999 елларда Украинаның Олимпия җыелма командасында баш тренер. 1971 елдан Киевта яши.

Истәлеге

Яшел Үзән шәһәрендәге «Комсомолец» стадионына Колотов исеме бирелә (2005), стадион алдында аңа һәйкәл куела (2004).

Әдәбият

Макаров Д.А. «Рубин» (Казань): История и статистика. 1958–2000. К., 2001.