ВКП(б)ның Магнитогорск округ комитеты, округ башкарма комитеты һәм округ профсоюзлар советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1931 елның 6 июленнән 1935 елның августына кадәр Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 490 саны чыга.

Мөхәррирләре — А.Гыйсмәтуллин, Әсәнов.

СССРдагы иң эре кара металлургия предприятиесе — Магнитогорск металлургия комбинаты төзелешендә эшләүче татар эшчеләре коллективына атап чыгарыла.

Юнәлеше

Газета СССРда индустрияләштерү барышын яктырта, комбинатны торгызуга аеруча көч куйган татар эшчеләре турында очерклар (фотолар белән), алдынгы тәҗрибә турында чыгышлар бастыра.

Газета битләрендә еш кына эшче хәбәрчеләрнең мәкаләләре дә урын ала.

Әдәбият

Челябинская область: Энцикл. Челябинск, 2005. Т. 4;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров