Биографиясе

1954 елның 10 июнендә Ленинградта туа.

1975 елда Җәмәгать туклануы институтын тәмамлый (Харьков шәһәре).

Бердянск рестораннар һәм ашханәләр трестында эшли (Украина ССРның Запорожье өлкәсе).

1979–1982 елларда Дубна җәмәгать туклануы комбинатының «Вечерний» рестораны директоры (Мәскәү өлкәсе).

1983–1997 елларда Россия сәүдә-икътисад университетының Казан институтында, икътисади һәм оештыру-идарә фәннәре (1989–1991), товарлар һәм хезмәт күрсәтү базарында коммерция эшчәнлеге (1993–1995) кафедралары мөдире.

1997–1999 елларда «КамАЗ» сәүдә-финанс компаниясе» АҖдә генераль директор урынбасары.

1999 елдан Икътисад, идарә һәм хокук институтында (Казан), икътисад һәм маркетинг кафедрасы мөдире (2006–2008).

Хезмәтләре регионнар икътисады, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү даирәсе, финанс хезмәте базары икътисады мәсьәләләренә карый.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Рыночные отношения и торговля. К., 1991;

Потребительский рынок Татарстана. К., 1998;

Использование долговременных инвестиционных ресурсов для развития региональной экономики: Сб. науч. трудов АН РТ. К., 2004.