Биографиясе

1901 ел, хәзерге Мордва Республикасының Кадошкин районы Зур Полянка авылы – 1987 ел.

Татар коммунистик университетында (Казан, 1930–1933 еллар), ВКП(б) ҮК каршындагы Партия оештыручылары югары мәктәбендә (Мәскәү, 1943–1945 еллар) укый. 1915–1917 елларда Әстерханда: Шибаев икмәк пешерү ширкәте эшчесе. 1917–1919 елларда Донбасста шахтер.

1919–1923 елларда Кызыл Армиядә, В.И.Чапаев исемендәге 25 нче дивизия разведчигы. 1923–1930 елларда Донбасс шахталарында (бүленеп) эшли. 1925 елда ВКП(б) сафларына керә.

1930 елдан Казанда: 1933–1934 елларда мех фабрикалары парткомының оештыру бүлеге мөдире, 1934–1936 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәре Сталин райкомы өлкән инструкторы, секретарь урынбасары, 1936–1937 елларда Бауман райкомы секретаре, 1937–1938 елларда Киров райкомы 1 нче секретаре, 1938–1939 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты секретаре. 1939–1943 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының кадрлар буенча секретаре. 1945–1948 елларда ВЦСПСның ТАССРдагы вәкиле, 1948–1953 елларда Профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе. 1953 елдан Казан тимер юлларының сәяси бүлеге башлыгы урынбасары.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә. ТАССР Югары Совет депутаты (1947–1955 еллар).

Әдәбият

Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: история, опыт, проблемы (1905-1995 гг.). Казань, 1995.